25нче апрельдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов «Россия - Ислам дөньясы: Kazan Summit 2019»XI халыкара икътисадый саммитында катнашты.
Саммит хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу, уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм Россия регионнарының һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең инвестицион потенциалын тәкъдир итү өчен әйдәп баручы платформа булып тора. Чара кысаларында шулай ук «Russia Halal Expo " Халыкара Хәләл индустриясе күргәзмәсе узды, бу индустриядә яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, сату базарларын киңәйтү, товар җитештерүчеләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр табу өчен уникаль мөмкинлек.
Быел саммитның эшлекле программасының төп темалары булып торалар:
- хәләл индустриясе;
- ислам финанслары һәм партнерлык банкингы;
- экспортны үстерү;
- эшмәкәрлек һәм инвестицияләр.