25 апрельдән 26 апрельгә кадәр "яшьләр үзәге" муниципаль бюджет учреждениесендә "Яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эшен оештыру"дигән Республика белем бирү семинары уза.
Семинарны оештыручылар булып торалар:
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Захматова Анна Андреевна;
- Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Галиев Илдар Шамил улы;
- Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Синеглазова Анна Григорьевна;
- Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Хәсәнов Дамир Мансур улы.
Семинарның пленар өлешендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы катнашты.