Бүген тыл хезмәтчәне Рәйсә Фәсхетдин кызы Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов килде.
Ул юбилярны шәхсән үзе һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлады, котлау открыткалары һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.