«#ДоброВСело» проекты Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылды. Фельдшер-акушерлык пунктларының (ФАП) торышын яхшыртуга, шулай ук медицина белеме һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән Бөтенроссия проекты Татарстанда икенче тапкыр уздырыла һәм ел саен уздырыла торган булырга мөмкин.