Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда тыела:

    коры үлән һәм чүп яндыру;
    ачык утка азык әзерләү, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман участоклары белән чиктәш сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, торфалы участокларда һәм ачык территорияләрдә куркынычлылык 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International