Чистай районында язгы авыл хуҗалыгы культураларын чәчү башланды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Иртә яз инде хәзер үк авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә керешергә мөмкинлек бирде.

Берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе арпа чәчә башлады.

«Звениговское» ҖЧҖ «Чистай» НПда 70 гектар чәчкәннәр, шулай ук фермер хуҗалыклары, «Кама аръягы Агро» һәм «Родник»фирмасы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.

– Безгә барысы 100 мең гектардан артык мәйданда чәчү бурычы бар, – дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов, - шул исәптән сабан культуралары 71 мең гектарда чәчеләчәк. Хуҗалыклар май башына төшеп калырга мөмкин, өстәвенә, тракторлар эшли, ягулык-майлау материаллары килә, минераль ашламалар бар, югары сыйфатлы орлык турында әйтеп тә торасы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International