Чистайлыларны "Туризм-юниорлар" компетенциясе буенча бронза медаль яулаулары белән котлыйбыз

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019нчы елның 19нчы апрелендә Бөек Новгородта «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2019 VII Милли чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышларын ябу тантанасы узды.  Атна дәвамында катнашучылар, шул исәптән 1нче гимназия укучылары, Гәрәева Розалина һәм Исламова Сабина " Туризм-юниорлар" компетенциясендә иң яхшысы булу хокукы өчен көрәштеләр.  

Без "Туризм-юниорлар" компетенциясе буенча бронза медаль яулаган Розалия һәм Сабинаны, шулай ук аларның тренеры Илдар Кәбиров , «В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП)" югары белем учреждениесенең кунакханә һәм туристлык бизнесы кафедрасы мөдире һәм 1нче гимназия психологы Елена Сашинаны котлыйбыз !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International