Балаларның ялын оештыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак:

8(843) 236-61-24,

8(843) 236-61-26,

8 (843) 236-61-49.

"Кайнар линия" телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан шәһәренең «Ял» шәһәр үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.

«Кайнар линия» телефоны кысаларында Авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның ялын оештыру, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар сатып алу тәртибе, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, балигъ булмаганнарның ялын һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә башка сораулар бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International