Команда-штаб укуларының III этабын уздыру барышында «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының функциональ һәм территориаль подсистемасының идарә органнары һәм көчләре язгы ташуларны авариясез уздырып җибәрүне тәэмин итүгә, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле мәсьәләләрне эшкәртү буенча гамәлләре» темасына эшләнелде.
Өйрәнүләрдә «ТР буенча 15 ОФПС» ФГКУ, «Кама урманчылыгы» ДКУ Чистай участок урманчылыгының 67 ПСЧ көчләре һәм чаралары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге, «Чистай-водоканал» АҖ, «Луч» ДПО, «Чистопольгаз» ЭПУ, «ЧЭС» Челтәр компаниясе " ААҖ филиалы, Чистай РЭСы, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЧМР бүлеге, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ЧМР УНД буенча ГУ көчләре һәм чаралары җәлеп ителде.