Чистай Башкарма комитетының "Чистай " АСИҮТ үсеше бүлеге тарафыннан АСИҮТ җитәкчелегенең Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашуы оештырылды. Җитештерүне урнаштыру урынын билгеләү өчен шәһәр эшкуарлары тарафыннан арендага бирелә торган сәнәгать урыннарын карадылар. Аннары "Чистай " АСИҮТ резиденты статусын алу сораулары буенча фикер алыштылар.