Һичшиксез, электрон хезмәтләр төрле сервислар күрсәтүне сыйфат ягыннан яхшыртырга сәләтле. Компьютер артында булганда, һәр кеше архивтан Өземтә алуга заказ бирә, техник карауга языла, күчемсез милекне теркәү өчен гариза бирә, салым декларациясен тапшыра, туу турында кабат таныклык алу, никах төзү яки өзелү, үлү, уллыкка алу, кызлыкка алу очраклары, ата-ана булу, атасының исемен үзгәртү турында ЗАГС бүлегенә запрос бирә ала.
Өстәвенә, электрон хезмәтләр күрсәткәндә гариза бирүче турында мәгълүмат автомат рәвештә саклана һәм кеше даими рәвештә бер үк анкета яки сораштыру кәгазьләре тутырырга тиеш түгел.