17нче апрельдә Чистайда шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды.
Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә Татарстан Республикасында үткәрелә торган санитар экологик икеайлык кысаларында оештырылды.
Акциядә бюджет оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар, сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективлары актив катнашты.