«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2019 VII Милли чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышлары ачылды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Кичә, 2019нчы елның 16нчы апрелендә, Бөек Новгородта «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) – 2019 VII Милли чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышлары ачылды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең беренче гимназия укучылары. Алар-Гәрәева Розалина һәм Исламова Сабина. Аларга " Туризм-юниорлар»компетенциясендә республика өчен чыгыш ясау хокукы бирелде. Бүген аларның ярышларның беренче көне, без кызларга ышанабыз һәм аларны җиңү белән көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International