2019нчы елның 16нчы апрелендә Чистай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясе пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын яклау тәҗрибәсе турында фикер алышу буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Пенсия фонды, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнашты.
Пенсия алды яшендәге затларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Шуның белән бәйле рәвештә, эш бирүчеләргә Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез, пенсия яшендәге граждан аңа хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый.
Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Хокук бозулар килеп чыкканда эш бирүчеләр тарафыннан эш вакытында 5-25-61 кайнар линиясе оештырылган.