Бүген тыл хезмәтчәне Сәимә Хуҗин кызы Усманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов килде.
Ул Саимә Хуҗин кызына нык сәламәтлек теләде, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән котлау открыткалары һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.