13нче апрельдә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чистай муниципаль районы киңәшмәгә кушылды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Чистай муниципаль районы Советы Аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе, районның агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашты.
Видеоконференция режимында кайбер мөһим мәсьәләләр каралды.