10нчы апрель көнне "Чистай" мәдәни үзәге сәхнәсендә Россиядә Театр елын бәйрәм итү кысаларында һәм тамашачылар соравы буенча "Салават күпере" театр - студиясенең "Кар патшасы"спектакле күрсәтелде.
Спектакльне сәхнәгә куючы Режиссер Т. И. Исхакова, "Салават күпере" театр-студиясе җитәкчесе, спектакльне оештырганда оригиналь методлардан файдаланды. Ганс-Христиан Андерсен әкиятләре мотивлары буенча куелыш үзенең сихри һәм үзенчәлекле булуы белән төрле яшьтәге тамашачыларны җәлеп итте.
Сәхнәдә мавыктыргыч спектакль булды. Балачактан яраткан әкият өр-яңа форматта тәкъдим ителде. Спектакль ике сәгатькә якын барды, шуңа да карамастан, бер сулышта үтте. Балалар аны рәхәтләнеп карадылар, геройлар өчен борчылдылар, кайберләренең яраткан персонажы да барлыкка килде. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар артистларны тагын бик озак җибәрергә теләмәде.
"Салават күпере" театр - студиясе артистларына һәм режиссерына иҗади илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа башлангычлар телибез! Сезнең барлык идеяләрегез тормышка ашсын һәм уңыш китерсен.