Бүген, 11нче апрельдә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов йорт эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә «Чистай газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе вәкилләре, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, шәһәрнең идарәче компанияләре һәм ТОСлары җитәкчеләре, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ТКХ, Төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рамил Шәмсетдинов Чистай районында йорт эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләү вәзгыяте турында сөйләде. 152 фатир хуҗалары газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне башкармаган. «Әлеге фатирлар кешеләрнең үзләренә генә түгел, ә күршеләргә һәм якын - тирә территорияләргә куркыныч тудыра», - дип белдерде район башлыгы.
"Жилремсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Әсхәт Гыйзәтуллин хәбәр иткәнчә, фатир милекчеләренә һәм аларның күршеләренә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүче оешмалар контактлары белән хәбәрләр бирелә. Барлык милекчеләр дә газ җиһазларына үз вакытында техник хезмәт күрсәтүгә намуслы карамыйлар.
Ахырда Дмитрий Иванов киңәшмәдә катнашучыларның барысына да тиешле юнәлеш буенча йөкләмәләр бирде һәм иң мөһим проблемалар буенча фикер алышу өчен чираттагы очрашуны планлаштырды.