9нчы апрельдә 2 - нче номерлы «часовщиков поселогы» ТОСында Чистай шәһәре прокуроры-юстициянең өлкән киңәшчесе Егоров С. Б, Чистай шәһәр Советы депутатлары Михаил Ксенофонтов һәм Радик Ислямов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә «Наш дом» ИК ҖЧҖ башлыгы Евгений Баранов катнашты.
Микрорайонда яшәүчеләр КФЙга беркетелгән территорияләрне төзекләндерү, күпфатирлы торак йортларның ишегалларында урамнарны яктырту булмау, кәрәзле элемтә каланчаларын урнаштыру һәм бәхәсле җир мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча прокурор аңлатмалар бирде, кайберләре буенча язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Сорауларның бер өлешен депутатлар контрольгә алды. Ишегалларын яктырту буенча карарлар кабул ителде һәм якын арада хәл ителәчәк.