Чистай районы АПК оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Конкурс

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районында 2019 елның 10нчы апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И. Х. Габдрахманов җитәкчелегендә районның АПК оешмалары арасында 2019нчы елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узды.

Тикшерү барышында машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының һәм агрегатларының, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктларының әзерлеге, чәчү материалының сыйфаты бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары бәяләнде. Гомумән алганда, Комиссия барлык хуҗалыкларда да эшләрнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Әмма кайбер хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү буенча кечкенә генә кисәтүләр булды. Комиссия тарафыннан аларны кыска гына төзәтү буенча киңәшләр бирелде.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Хузангай» ҖЧҖ - «Чистай» НП-җитәкчесе Ф. М. Мингалимов алды, икенче урынны «Чистай Агро» ҖЧҖ - җитәкчесе Р. З. Алиуллов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International