Татар токымлы атлар сатып алуга һәм аларны карап тотуга субсидия алырга була

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019нчы елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясаганда хәбәр иттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International