Минераль ашламалар кертү һәм туфракны сугару синергетик нәтиҗә бирә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бу хакта 8нче апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде.  Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугаруда азык культуралары игүнең нәтиҗәлелеген арттыру иде. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International