Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов атна саен сишәмбе көнне гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. Бүген муниципаль район башлыгына ярдәм сорап 5 чистайлы мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итүдә Чистай шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов, Яңа Чистай авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышев һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.