Чистайлылар игътибарына рәсми хәбәрләр

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2нче апрельдән 1нче декабрьгә кадәр пиринг челтәрләрендә балигъ булмаганнар катнашында порнографик характердагы Материалларны таратучы затларның эшчәнлеген документлауга һәм чикләүгә, файлларны алмашу сервисларында, фото-видеохостингларда, социаль челтәрләрдә, тематик форумнарда, шулай ук хокукка каршы контент ясауда катнашучы затларның эшчәнлеген документлауга һәм туктатуга юнәлдерелгән «чүп үләне» оператив - профилактик чарасы үткәрелә.

15-20 апрель көннәрендә-коралның, шартлаткыч матдәләрнең һәм шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнеше фактларын ачыклауга, корал кулланып кылынган җинаятьләрне ачуга, террорчылык актларын ачыклауга һәм туктатуга юнәлтелгән «Арсенал» оператив-профилактик операциясе.

РФ ҖК 222, 222.1, 223 һәм 223.1 статьяларынандагы искәрмә нигезендә әлеге статьяда күрсәтелгән әйберләрне ирекле рәвештә тапшырган затлар җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Моннан тыш, ирекле рәвештә корал, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар биргән өчен акчалата бүләк каралган.

Әлеге мәгълүмат белән Сез Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә таныша аласыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: 02 яки 8 (84342) 5-43-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International