Ел саен 7нче апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОның сырхауханәсенең хезмәткәрләре һәм Чистай медицина училищесының студентлары халыкта сәламәт яшәү рәвеше принципларын формалаштыруга һәм дөрес туклануны оештыруга юнәлдерелгән чаралар уздырдылар.
Шулай итеп, 2019нчы елның 3нче апрелендә " Чистай РҮХ» ДАССОның реабилитация һәм торгызу дәвалавы бүлегендә балалар өчен кызыклы һәм танып-белү чарасы үткәрелде. Уен формасында балалар үз сәламәтлекләрен ничек кайгыртырга һәм ныгытырга кирәклеге турында киңәшләр алдылар, шулай ук көн режимын ни өчен сакларга кирәклеген белделәр, ничек дөрес тукланырга кирәк, нигә витаминнар кирәк һәм ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәнен белделәр.
Очрашу ахырында волонтерлар медиклар балаларга сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында брошюралар тараттылар.
Икенче көнне, 4нче апрельдә, Хатын-кызлар консультациясендә студентлар студентлар йөкле һәм ашатучы хатын-кызларны дөрес тукландыру турында брошюралар тараттылар.