4 нче ТОС «Тегермән мәйданы"нда очрашу

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

5нче апрель көнне Яшьләр үзәгенең актлар залында «Мельничная площадь» микрорайонындагы күп фатирлы йортларның өлкәннәре белән Роспотребнадзор, Водоканал, җылылык челтәрләре, бердәм исәп-хисап үзәге вәкилләре һәм «Жилремсервис " ҖЧҖ җитәкчесе катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәне «Тегермән мәйданы» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әхмәт Ситдыйков ачты һәм алып барды. Катнашучылар алдында Роспотребнадзор вәкиле Владимир Ковязин, «Жилищник-3» ИК ҖЧҖ директоры Дамир Гайнетдинов, хокук саклау терәк пункты начальнигы Нияз Зиннәтуллин , полиция участок инспекторы Айрат Гайнетдинов чыгыш ясадылар.

Очрашуда микрорайонның тормыш-көнкүрештәге мөһим мәсьәләләре: районны санитар чистарту, юлларны һәм күп фатирлы торак йортларны ремонтлау, халыкның иминлеген тәэмин итү турында сүз барды.

Очрашу ахырында Тегермән мәйданы микрорайонындагы халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча актив уртак эшне дәвам итү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International