Яшь чистайлылар мультфильм ясауда катнаштылар

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Аларга «Татармультфильм»берләшмәсе рәссам-аниматорлар командасы килде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында менә өченче тапкыр рәссам-аниматорлар командасы район балалары белән очрашты.

Җылы очрашу 5нче мәктәптә узды. Казан кунаклары «Татарстан гасыры» проекты турында сөйләделәр, патриотизм дәресе үткәрделәр. Рәссам-аниматорлар анимация һәм иллюстрацияләр буенча кызыклы мастер-класс оештырдылар. Балалар искиткеч рәсемнәр ясадылар, алар барысы да мультфильмга керәчәк. Чара тәмамланганнан соң мәктәп укучылары «Мин — «Татарстан гасыры-3»мультфильмын уйлап табучы " дигән зур кыстыргычлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International