Бүген, 8нче апрельдә, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов авыл хуҗалыгы формированиеләрен язгы кыр эшләренә әзерләү һәм эре мөгезле терлекләрне җәйге асрауга әзерләү эшләре турында киңәшмә үткәрде.
Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр иткәнчә, Чистай муниципаль районында чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларын ремонтлау тәмамланган һәм бу атнада районның АПК предприятиеләрен язгы кыр эшләренә техника әзерләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре тарафыннан тикшерү планлаштырыла.