Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов «Гринта " ҖЧҖ вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Чистай шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов, Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова катнашты. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча проблемалы мәсьәләләр тикшерелде.