3 нче «Центр»ТОСта йортлар буенча җаваплылар очрашуы булды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган йортларда яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, шәһәрнең узәк районында соңгы вакытта уңай үзгәрешләр шактый. Яңа асфальт катламы күп кенә урамнарда барлыкка килде, барысы да иске чүп контейнерлары заманча алыштырылды, халык исеменнән поликлиниканы төзекләндерү өчен рәхмәт белдерделәр.
Очрашуга йомгак ясап, карарлар кабул ителде:
- Үз территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгында актив катнашырга, халыкны этаплап җәлеп итәргә;
- Җәмәгать тәртибен саклау буенча ирекле дружина формалаштыруда катнашу;
- Очрашуларны даими итәргә, кирәк булса, төрле хезмәтләр белгечләрен чакырырга.