Узган ел Татарстанда хокук саклау органнары тарафыннан коррупцион юнәлештәге 800дән артык җинаять ачыкланган, шуларның 300е бюджетка кул сузу белән бәйле. Китерелгән зыян якынча 800 млн сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү Комиссиясе утырышында хәбәр итте. 2018нче елда коррупциягә каршы эш нәтиҗәләрен ясауга һәм агымдагы елга бурычларга багышланган чара Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.