5нче апрельдә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
1. Торак төзелеше һәм социаль билгеләнештәге объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшерлык-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, сырхауханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның өлешләп инвестицияләгәндә гамәлгә ашырыла торган торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү турында;
2. Республика кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәк үсеш перспективалары турында;
3. Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында.