1нче апрельдән территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Ул шәһәр һәм район оешмаларында һәм предприятиеләрендә өмәләр уздыруны күздә тота.
Бүген шәһәр һәм район башкарма комитетлары, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре быел беренче чәршәмбе өмәсенә чыктылар. Алар үз карамагындагы территорияләрдә тизрәк кар эресен өчен аны чүп-чардан арындырдылар. Ә территорияләрне тулы масштаблы чистарту бөтен кар эрегәч башланачак.
Предприятиеләргә, учреждениеләргә һәм барлык милек формасындагы оешма җитәкчеләренә коллективларның беркетелгән участокларны санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмәләрдә катнашуын тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр.
Санитар чистарту чаралары кысаларында пляжлар, скверлар, парклар, балалар мәйданчыклары, халык күпләп ял итә торган урыннар, бакчачылык җәмгыятьләре һәм гараж кооперативлары, шәхси торак секторы территорияләре, автомобиль юлларының юл буе полосалары чистартылачак. Шулай ук ведомство карамагындагы территорияләрне санитар-экологик чистарту эшенә яшьләрнең (волонтерлык) иҗтимагый оешмалары да актив кушылыр дип көтелә.