Халыкка хәбәр итү системаларын тикшерү үткәрелде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министрының 2019 елның 7 мартындагы 2 номерлы боерыгы нигезендә 2019нче елның 2нче апреленнән 3нче апреленә кадәр гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында яки барлыкка килү турында халыкка хәбәр итү системасын тикшерү уздырылды.

Тикшерү нәтиҗәсендә хәбәр итүнең барлык системалары эшкә сәләтле хәлдә һәм куллануга әзер булуы ачыкланды.

Шуның белән бергә, шәһәр төзелеше чикләре киңәю сәбәпле, хәбәр итү системаларының сигналлары аның территориясен тулысынча колачламыйлар, шуңа күрә шәһәрнең яңа микрорайоннарында өстәмә электр станцияләре урнаштыру кирәклеге ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International