Чистайның 10нычы номерлы мәктәбен 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

2019 елның 29 марты, җомга

Мәктәп юбилее-үзенчәлекле дата. Бу көн мәктәпнең туган көне генә түгел, бу көн үткән юлны бәяләү, Туган мәктәбеңә педагогик талантын, үз гомерен багышлаган укытучыларны котлау, киләчәккә планнарны ачыклау көне.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исеменнән мәктәп коллективын әлеге истәлекле вакыйга белән Чистай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Иванов котлады.

Яшь буынны мәгариф һәм тәрбияләү системасына саллы өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, шулай ук мәгариф оешмасының 50 еллык юбилее уңаеннан бүген Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

мәктәп директоры Илһамия Сабирҗанова;

укытучы-логопед Лилия Вафина;

дефектологлар Надежда Донеева һәм Резеда Ибраһимова, шулай ук озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Татьяна Аржанцева.

Яшь буынны мәгариф һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чистай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

укытучылар-дефектологлар Гөлия Билалова һәм Лариса Круподерова;

баш хисапчы Руслан Галимов һәм хуҗалык мөдире Нурия Хөснетдинова.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова мәктәп юбилее белән котлады. Ул Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф Идарәсенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International