Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына республика конкурсында катнашырга тәкъдим итәбез.
Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә үткәрелә.
⠀
«МИН ЯШЬЛӘР ЯРДӘМЧЕСЕ СТАТУСЫННАН ҺӘМ ТАНЫКЛЫГЫННАН ТЫШ НӘРСӘ АЛАМ?»
дәүләт хакимияте органнарында эшкә урнашу мөмкинлеге ⠀ ️ ;
Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар ️ ;
стажировка узу мөмкинлеге ️ ;
дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән квалификация күтәрү курслары ️ ;
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының экстремизмны профилактикалау өлкәсендә Террорчылыкка каршы комиссиясе эшендә катнашу ️ ;
региональ һәм федераль дәрәҗәдәге грант конкурслары ️ ;
республика, округ, федераль форумнар ️ ;
региональ һәм федераль конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар ️ ;
диңгезгә юллама ️ ;
ә иң мөһиме - көчле фикердәшләр командасында эшләү! ️
Конкурс берничә этаптан торачак:
- Гаризалар бирү кампаниясе;
- Сайлап алу этабы;
- Конкурс этабы;
- Укыту;
- Бүләкләү тантанасы.
⠀
Нәрсә эшләргә кирәк?
1. катнашучы өчен АИС "Россия яшьләре" сайтында гариза бирергә";
2. анкетаны тутырырга почта аша җибәрергә wearetheworld.atm@gmail.com;
3. почтага кыска эссе җибәрергә wearetheworld.atm@gmail.com (2 биткә кадәр).
* Шулай ук катнашучыларның өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә бар!
⠀Гаризалар бирү кампаниясе 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Сезгә һәм сезнең эшегезгә хөрмәт белән конкурсны оештыру комитеты.
Конкурс администраторы-Егоров Андрей, тел.: 8 (927) 444-91-56