28нче март көнне "Восток" мәдәни - ял итү үзәгендә Чистай муниципаль районында таҗик мәдәнияте айлыгы тәмамлануга багышланган "Нәүрүз" бәйрәме узды.
Фойеда мәртәбәле кунакларны Таҗик милли киемнәрендәге кызлар каршы алды, икенче катта Таҗик милли костюмнар күргәзмәсе оештырылган иде. Шунда ук бөтен катнашучыларның күзенә дастархан килеп басты, ул Таҗик милли ризыклар белән шыплап тулган иде.
Биредә шулай ук халык уеннары һәм әйлән-бәйлән, милли биюләр оештырылган иде.
Фотозоннар, Таҗик милли ризыгы, бию һәм костюмнар буенча мастер-класслар эшләде.
"Восток" мәдәни-ял итү үзәге сәхнәсендә "рәхим итегез Нәүрүзгә!" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән барлык катнашучыларны Нәүрүз бәйрәме белән "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җылы котлады. Ул бәйрәмне үткәрүнең баш инициаторы - Чистай муниципаль районында таҗик диаспорасы җитәкчесе Давлат Азизовка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Үз чиратында, Давлат Атоевич Чистай муниципаль районында таҗик Мәдәният айлыгын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм таҗик диаспорасы исеменнән әлеге айлык актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.