25нче март көнне "Восток" мәдәни-ял итү үзәгендә шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән барлык җыелган халыкны һөнәри бәйрәмнәре белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады. Ул мәдәният учреждениеләренең алдынгы хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Ларионова хезмәттәшләрен мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул шулай ук Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.