Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министрының 2019 елның 7нче мартындагы 2нче номерлы боерыгы нигезендә 2019 елның 2нче апреленнән 3нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы аркасында локаль системаларын тикшерү үткәреләчәк.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү аппаратурасы, массакүләм мәгълүмат чаралары, кәрәзле элемтә операторлары аша, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив автомобильләрендә урнаштырылган сигнал тавышлы җайланмалар (СДУ) аша Хәбәр итү сигналларын җиткерү оештырылачак.
Әлеге тикшерү Гражданнар оборонасы идарәсенең техник системаларының һәм хәрби конфликтлар яисә әлеге конфликтлар аркасында, гадәттән тыш хәлләр вакытында яки аларның барлыкка килү куркынычы булганда барлыкка килә торган куркынычлар турында халыкка хәбәр итү системаларының даими әзерлеген саклау, шулай ук язгы ташу һәм җәйге янгын куркынычы чорына хәбәр итү системасын әзерләү максатларында үткәрелә.