2019 елның 25нче мартында Чистай шәһәр суды базасында хокук өлкәсендә иң яхшы белгеч номинациясендә «Яшь профессионаллар» һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурста Казан, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләренең В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты командалары катнашты.
Чистай шәһәр суды рәисе Карпов Андрей Викторович билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта республикада суд хакимияте органнарының уку йортлары белән хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирелә, чөнки югары бурычларга дәүләт хакимияте органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының уку йортлары белән бергә эшләүе генә ирешергә мөмкин.