Атналык киңәшмә-планерка узды

2019 елның 26 марты, сишәмбе

26нчы мартта Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Эдуард Хәсәнов алып барды.

Киңәшмә котлау сүзләре белән башланып китте. Бүген Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чистай районы буенча җәмәгать ярдәмчесе, 3 нче ТОС җитәкчесе Софья Хәсәнова һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Андрей Шумилов туган көнен билгеләп үтәләр.

Чистай шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе итеп 2019нчы елның 15нче мартыннан Илдар Рәхимов билгеләнде, ә «Исцеление» муниципаль автоном учреждениесе җитәкчесе итеп 2019нчы елның 20нче мартыннан Евгений Отбоев билгеләнде.

Гадәттәгечә, узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы Олег Денисов хәбәр итте. Аның чыгышы тәмамлангач, Эдуард Хәсәнов тиешле хезмәтләргә бакчачылык җәмгыятьләрен саклау бурычын куйды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше турында Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында опека, попечительлек һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге начальнигы Светлана Сударкина һәм күпфункцияле үзәк җитәкчесе Елена Князева чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов территорияләрне чистарту буенча булачак икеайлык турында игълан итте һәм барысын да актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International