25нче март көнне "Восток" мәдәни-ял итү үзәгендә шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән мәдәният дөньясына катнашы булган барлык педагог-вокалистларны, хореографларны, рәссамнарны һәм видеооператорларны, аранжировщикларны һәм тавыш кооператорларны, китапханәчеләрне һәм рәссамнарны, музыкантларны һәм аккомпаниаторларны, педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов котлады. Ул мәдәният учреждениеләренең алдынгы хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.