Мондый чаралар шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен тәүлек буе саклауны тәэмин итә торган көч һәм чараларны күрсәтү, шулай ук полиция бүлекчәләренең хезмәтне саклауга әзерлеген тикшерү өчен үткәрелә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән тыш, чарада муниципаль хезмәткәрләр, ирекле халык дружинасы вәкилләре, шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре, ФОРПОСТ яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары катнашты.