Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының шәхси күргәзмәләрен ачу

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20нче март көнне балалар сәнгать мәктәбендә «Мин шулай күрәм...» дигән мәктәп укучыларының шәхси иҗат эшләре күргәзмәсе һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу кысаларында укучының шәхси күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Ерашова Аринаның, Гришина Екатеринаның, Баһаветдинова Алинаның, Пьянова Маргаританың, Натеева Аделинаның, Сибгатуллина Каринаның иҗади эшләре тәкъдим ителде.

Чара мәктәпнең якты залында узды, күргәзмәдә катнашучыларны, аларның педагогларын һәм ата-аналарын Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Ларионова котлады һәм күргәзмәне ачты. Сәламләү сүзе белән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ксенофонтов М. И., мәктәп директоры Беляева С. Ю., рәссам, мәктәп укытучысы Зиновьев А. А. чыгыш ясады, шулай ук балаларын иң якын кешеләр - ата-аналар котлады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International