Хезмәтне саклау шартлар мәсьәләләрен пропагандалау, хезмәт иминлеге өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, хезмәтне саклау дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатларында Россия Хезмәт министрлыгы һәм Роструд ярдәме белән «АКТИОН-МЦФЭР» медиагруппасы тарафыннан 2019 елгы хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен түләүсез Бөтенроссия олимпиадасы уздырылды.
Барлыгы Россия буенча - 15 477 кеше катнашты. Хезмәтне саклауның төп мәсьәләләрен өйрәнергә тест һәм онлайн практик биремнәр үтәргә кирәк иде. Баллар суммасы һәм сорауларга җавап бирү вакыты рейтингта урын билгеләде. Барлык катнашучылар да белем дәрәҗәсен раслаучы сертификатлар алдылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау буенча белгечләр реестры булдырылды.
Татарстан Республикасы буенча иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтү күңелле – 2 урын - «Радиокомпания Вектор» АҖ хезмәтне саклау буенча белгече Новиков Павел Витальевич, Идел буе федераль округы белгечләре арасында - 5 нче урын, бөтенроссия дәрәҗәсендә-48нче урын.