Мәктәптә яшүсмерләр белән очрашу һәм планлы профилактик әңгәмәләр үткәрү Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның аерылгысыз өлеше булып тора.
Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан 19 мартта балигъ булмаганнар эшләр буенча бүлек инспекторлары кадет интернат-мәктәбенә күмәк чыгуы оештырдылар.
Инспекторлар яшүсмерләрнең закон нигезендә үз-үзләрен тотышын формалаштыру буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр. Полиция хезмәткәрләре урлашу, талау, янау, тән җәрәхәтләре алу кебек җинаять кылган өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди елдан башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәзалар кулланылачагы аңлатылды.