19нчы мартта "Бердәм Россия" көне кысаларында авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре,белгечләр, фермерлар катнашында белем бирү семинары узды. Актуаль сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Татарстан Республикасында «Россия авылы» федераль партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Ришат Хәбипов җавап бирде.