Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Чистай муниципаль районында территория чикләрен билгеләү турында закон проекты каралды. Утырышта доклад белән Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады.