Бөтенроссия конкурсы кысаларында "Ел тәрбиячесе” дип исемләнгән республика һөнәри конкурсы үткәрелде. Бу елны аның зональ этабында 108 педагог — тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар, психологлар катнашты.
Конкурсның чараларына үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, педагоглар балалар белән конкурс узган балалар бакчасы планы нигезендә дәресләр үткәрделәр. Дәресләр темалары конкурс сынаулары көнендә җирәбә салу белән билгеләнде.
Чистай муниципаль районының 8-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Веселова Оксана Виктор кызы республика этабында призер булды.