Чистай зональ торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, киңәшмә беркетмәсен үтәү йөзеннән 11нче март көнне газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгы һәм аңа техник хезмәт күрсәтү буенча тикшерүләр үткәрелгән. Фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эшләрен башкару өчен махсус оешма вәкилен чыгарудан баш тарткан өчен 5 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шулай ук тагын ике гражданны җаваплылыкка тарту карала.